Балтач РҮХнең хезмәткәрләре белән чираттагы акция уздырылды

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының чаралары чикләрендә чираттагы акция «Балтач РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре белән «Агрохимсервис» предприятиесенең хезмәткәрләре өчен уздырылды. Шушы предприятиенең 26 хезмәткәренә гомуми практика табибы Г.М. Гимранова «Сәламәт кеше – сәламәт милләт – сәламәт дәүләт» темасына лекция укыды, артериаль кан басымын, авырлыкны, буйны үлчәү утәлде, гәүдә массасының индексы билгеләнде. Шундый ук акцияләрне районның башка эш коллективларында да, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында да уздыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International