Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Әлки муниципаль районына килеп китте. Эш сәфәре барышында Рөстәм МиңнехановСихтерме-Хузангайсаласында районара күз хиругиясе үзәген ачты. Объект дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә оештырылган һәм республиканың Кама артындагы регионы ерактагы районнарының халкын сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итүгә чакырылган. Баш табиб Александр Расческов сүзләре буенча, комплекс күзләргә һәртөрле катлаулылыклы операцияләр уздырырга рөхсәт итә торган хәзерге заман технологияләре белән җиһазландырылган. Елга 1-1,5 меңгә якын шундый операция ясарга планлаштырыла.