7нче номерлы ШКХнә спортның су төрләре буенча ДЧ-2015 уздыру вакытында 64 катнашучы мөрәҗәгать итте

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Казанда 24 июльдән башлап 16 августка кадәр спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты-2015 уза. Беренче тапкыр Россия бу абруйлы чемпионатны үзендә кабул итте, 9 августта чемпионатның рәсми ябылуы булды, анда спортның су төрләренең Халыкара федерациясе Президенты Хулио Маглионе, XVI Дөнья чемпионаты бөтен тарихта иң яхшысы булды, дип билгеләде. Һичшиксез, Казанда ДЧның уздыруына  бик зур өлеш  Татарстан табиблары кертте. Казанның иң зур дәвалау оешмаларының табиблары югары технологияле ашыгыч медицина ярдәмен чемпионатның катнашучыларына күрсәттеләр.

24 июльдән башлап 9 августка кадәр вакытта Ашыгыч медицина үзәгенә 64 кеше мөрәҗәгать итте. Алар арасында КХР, Франциядән, Австриядән, Австралиядән, Испаниядән, КАР, Казахстаннан, Финляндиядән, Грециядән, Кот-д'Ивуардан спортчылар булды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International