Спас муниципаль районында халыкның үлем санын күзәтү буенча 2015 елның I яртысы йомгаклары буенча Ведомствоара комиссиясенең утырышы Спас районы башлыгы Нугаев К.А., Спас районы Башкарма комитетының җитәкчесе, коммиссия рәисе Осокин В.А., оешмаларның җитәкчеләре, авыл бистәләре башлыклары, медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре катнашуларында булды.
Утырыш барышында «Спас РҮХ» ДАССОның баш табибы Е.И.Самохваловның «2015 елның I яртысында Спас муниципаль районы халкының үлем санын анализлау» темасына, Спас районы Башкарма комитетының җитәкчесе, коммиссия рәисе Осокин В.А. чыгышлары тыңландылар, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафинның «Татарстан Республикасы халкының гомер озынлыгын арттыру» дигән чыгышы белән видеоролик күрсәтелде.
Комиссия утырышының йомгакларын үзенең чыгышында Спас районы башлыгы Нугаев К.А. ясады, аннан соң Ведомствоара комиссиясенең бөтен әгъзалары белән кабул ителгән карар чыгарылды.