Адел Вафин: «көненә физик активлылыкның 30–40 минуты инсульт һәм миокард инфаркты килеп чыгуларының ихтималлыгын киметә»

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Казанькопрессормаш» ААҖнең хезмәт коллективы алдында йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгуының төп риск факторлары турында лекция белән чыгыш ясады.

Чыгыш барышында Адел Вафин заводның хезмәткәрләренә гомерне ничек озынайтырга мөмкин һәм гипертония авыруы һәм атеросклероз кебек авырулар белән ничек көрәшергә сөйләде.

Журналистлар белән интервьюда Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында хәзерге заман югары технологияле медицина ярдәмен алу өчен бөтен шартлар оештырылган, соңгы 5 елда кан эйләнеше системаларының авыруларыннан үлүчеләр санын 24%ка, инсульттан – 30%ка киметеп булды, дип министр билгеләде. Ведомство белән сәламәт яшәү рәвешен масса-күләм пропагандалау нигезендә яткан профилактиканың яңа стратегиясе төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International