Һәр Әлмәт сырхауханәсе диспансерлаштыруга чакырудан башлана. Менә шундый мәгълүмат стендлары төп Әлмәт ДПОда (3нче номерлы сырхауханә, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчасте, үзәк район хастаханәсе) һәр килгән кешене каршылыйлар. Анда түләүсез медицина тикшерүен узуның төп моментлары һәм этаплары билгеләнгән. Мәгълүмат баннерлары шәһәрнең үзәк урамнарында урнаштырылган.
«3нче номерлы Әлмәт шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда 2015 елда диспансеризацияне 9576 кеше узарга тиеш. Бүгенге көнгә аны 6000 кеше узган. Диспансеризацияне узу өчен регистратурага, 236нчы профилактика кабинетына, 7.00 башлап 14.30 кадәр яисә һәр өченче шимбәдә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Диспансеризация ТҮЛӘҮСЕЗ уздырыла. Диспансеризация мәҗбүри медицина иминиятенең Федераль фондыннан финанслана.
2015 елда диспансеризацияне 1994; 1991; 1988; 1985; 1982; 1979; 1976; 1973; 1970; 1967; 1964; 1961; 1958; 1955; 1952; 1949; 1946; 1943 һ.б. елларда туган, атап әйткәндә 2015 елда 21, 24, 27, 30 һ.б. яшь тулган гражданнар уза алалар. Бөтен тикшеренүләр ММИ полисы буенча түләүсез уздырылалар.