14 августта эш визиты белән Казанга Мәскәү өлкәсенең Хөкүмәте рәисенең урынбасары Ольга Забралова килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында ул Казанның берничә медицина оешмаларына килеп китте.
Кунакка Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә төзелгән Ашыгыч медицина үзәген күрсәттеләр. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм клиниканың баш табибы Марат Садыйков Ольга Забраловага Елга артында ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүнең концепциясе турында сөйләделәр, кабул итү-диагностикалау бүлегендә пациентлар хәрәкәтенең логистикасын аңлаттылар. Шуннан башка кунакка вертолет мәйданчыгын, операцион бүлекне, уку бүлмәләрен, шулай ук клиниканың сервис үзәген күрсәттеләр.
Аннан соң кунаклар Регионара клиник-диагностик үзәгенә киттеләр. Үзәк буенча экскурсияне РКДҮнең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин һәм генераль директор урынбасары Адел Галимҗанов уздырдылар. Күрсәтү барышында кунакларга клиниканың эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Рөстәм Хәйруллин бүгенге көнүзәк юнәлештә – медицина туризмында җентекләп туктады. РКДҮнең хезмәтләренә сорау ел саен республиканың чикләреннән тыш үсә: узган елда үзәккә Татарстанның чигеннән тыш 3200 кеше мөрәҗәгать итте. Пациентларга медицина туризмы чикләрендә күрсәтелгән ярдәмнең төп төрләре – кардиология, неврология һәм сырхауханә ярдәме.
Кунаклар шулай ук операция блогына, кардиореанимациягә һәм РКДҮнең сырхауханәсенә килеп киттеләр. «Үзәк хөрмәткә һәм игътибарга лаеклы: эчке җиһазландырудан башлап пациентларга монда күрсәтелгән ярдәмгә хәтле. Мин үзәккә гөрләп үсәргә һәм уңышлар, шулай ук табибларга түземлек телисем килә!» – дип билгеләде Ольга Забралова.
Шулай ук экскурсия чикләрендә кунакка ТР ССМ БРКХнең «Азино» балалар сырхауханәсен күрсәттеләр.