Яшел Үзән муниципаль районында 2015 елның 13 августында «Халыкның наркотикларны куллануын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру нигезләре» темасына ведомствоара семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә ТР ССМ Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий, ТР ССМ Республика наркология диспансерының профилактика өчен җаваплы табиб-психиатр-наркологы Галимҗан Шакирҗанов, ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиеник белем бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең мөдире Ольга Неделько катнаштылар.
Семинарда катнашу өчен шәһәрнең һәм районның социаль өлкәсенең вәкилләре, белем бирү оешмаларының, яшьләр белән эш буенча бүлекнең, наркоконтрольнең, ЭЭМның җитәкчеләре, табиблар, ФАП фельдшерлары һәм масса-күләм чараларның вәкилләре чакырылдылар.