ВИЧ-йогышы белән көрәшүгә юнәлгән профилактик ролик дөньяга чыкты

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

ВИЧ-йогышы белән көрәшүгә юнәлгән профилактик ролик дөньяга чыкты – «ТР ССМ  Р СПИД һәм ЙА ПКҮ» ДАССОсы «ИМАН» Продюсерлар үзәге» белән бергәләп «Куркынычсызлык – сезнең сайлавыгыз» дигән видеофильмны иҗат итү буенча эшне тәмамладылар. Видеофильм «Халыкның максатлы төркемнәрендә хәбәрдарлыкны күтәрү концепциясенә» туры китереп эшләнгән. Роликны ссылка буенча барып карарга була.

Хәзер СПИД үзәгенең видеофильмнар фонды 35 берәмлек тәшкил итә. ВИЧ-йогышын профилактикалау буенчабөтен видеофильмнар TV буенча күрсәтү һәм халыкның ял итү урыннарында, медицина, белем бирү һәм хезмәт оешмаларында төрле профилактик чаралар уздыру вакытында трансляцияләү өчен республиканың бөтен муниципаль оешмаларына тапшырылдылар (аларны СПИД үзәгенең сайтында www.infospid адресы буенча карый аласыз).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International