«Нечкәбил» дигән Татарстан Гаиләләре фестиваленең конкурсында республиканың медиклары катнашалар

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

10 августта «Нечкәбил» конкурсының сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестиваленең катнашучылары өчен сайлау башланды. Бу елда конкурста Буа шәһ. медиклар гаиләсе: Рөстәм, Ләйсән, Резеда һәм Раян Самерхановлар катнаша.

Рөстәм Самерханов инде күп еллар Буа район үзәк хастаханәсе башында тора, аның хатыны Ләйсән Буа медицина училищесын тәмамлады, 10 елга якын шәфкать туташы булып эшләде, Резеда ата-аналарыннан үрнәк алып, бүгенге көнгә Казан дәүләт медицина университеты стоматология факультетының беренче курсын уңышлы тәмамлады. Иң кечесе – Раян КФУның IT-лицеенда укый. Ата-аналары уллары киләчәктә үз IT–белемнәрен сәламәтлек саклавында кулланачак дип искәртмиләр.

 

Һәр тавыш конкурсант һәм аның гаиләсе өчен бик мөһим. Сайлау шартлары:

-          сайлау конкурс сайтында,  Голосование за участниц бүлегендә уза;

-          сайлау өчен катнашучының (Самерханова Ләйсән) фотосы астындагы түгәрәккә басырга һәм бит астында саннардан/хәрефләрдән комбинацияне (роботлардан саклану) басып җыерга кирәк;

-           гаилә өчен тәүлеккә 1 тапкыр тавыш бирергә була;

-          сайлау 3 сентябрьдә 12.00 сәг. тәмамлана;

-          интернет-сайлауда җиңүчене бүләкләү «Казан–арена» стадионында була торган Татарстан Гаиләләре фестивалендә 5 сентябрьдә узачак. Чара ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәгенең булышлыгында узачак (баш табиб – Р.С. Садыйкова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International