Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Татарстанда 2010 елда 17 онкология бүлеге һәм 53 кабинет ачылачак
2010 елның 20 феврале, шимбә
Бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында Республика клиник онкология диспансерының йомгаклау медицина советы утырышы узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин, министрлык белгечләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, Казан Сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре катнашты. Утырышта 2009 елда республикабыз онкология хезмәте эшенә йомгак ясалды һәм 2010 елга бурычлар билгеләнде.
2009 елда онкологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү турында Республика клиник онкология диспансеры баш табибы, республикабызның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2030 елга җир шарында яман шеш корбаны булучылар саны 30 миллионга җитәчәк. Соңгы 10 елда Россиядә авыручылар саны 35 процентка арта, үлүчеләр саны 4,3 процентка күбәя. Ел саен Татарстанда гына 10 мең кешедә яман шеш авыруы теркәлә. 2008 елда авыручылар саны 10 173 булса, 2009 елда инде 10 мең 988 кешегә “яман шеш” диагнозы куела. 2009 елның ахырына булган мәгълүматка караганда, табибларда учетта 61 мең 481 кеше тора. Узган ел “яман шеш” авыруы булган кешеләр саны 7,4 процентка арта. Үлүчеләр саны 6 мең 864 белән исәпләнә.
Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, республикабызның Чирмешән, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Апас, Тукай, Мөслим районнарында, Казан шәһәрендә авыручыларның бер ел да яшәмичә үлеп китү очраклары күп санда теркәлә. Шулай ук озак дәваланмаган авыручылар саны да бу районнарда зур булып кала. Яман шешкә каршы көрәш алып бару максатынан, Татарстанда “Күкрәк бизендәге яман шеш авыруыннан үлүчеләр санын киметү” өлкә максатчан программасы тормышка ашырыла, ТР Дәүләт гарантияләре кысаларында аналык муентыгындагы яман шешкә скрининг ясала. 2008-2010 елларда Татарстан бюджеты хатын-кызларда яман шеш авыруын ачыклау максатына 54,3 миллион сум акча бүлеп бирә. Өлкә максатчан программасы кысаларында 30 меңгә якын хатын-кыз тикшерү уза. 160 кешегә “күкрәк бизләрендә яман шеш” дигән диагноз куела.
Республикабызның баш онкологы әйтүенә караганда, Республика клиник онкология диспансерында узган ел 30 мең кеше дәваланды. 15 меңгә якын операция ясалды. Гомумән алганда, операциягә чират торучылар юк. Радиотерапия ярдәмендә дәвалауга гына кешеләр үз чиратын 1 ай көтәргә мәҗбүр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән квота буенча ел саен 3133 кешегә югары технологик медицина ярдәме күрсәтелә. Республикада бу ярдәмне 7 мең кешегә күрсәтү мөмкинлеге бар, диде Рөстәм Хәсәнов. Быел республикабызда яшәүче 300 кешегә югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү өчен федераль бюджет өстәмә 23 миллион сум акча юнәлтә. Быел шулай ук халыкта онкологик авыруларны ачыклау максатыннан һәр районда онкологик кабинетлар һәм бүлекләр челтәрен булдыру, Республика клиник онкология диспансерының радиология хезмәтен модернизацияләү планлаштырыла.
Быел Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында онкологик аырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү программасына кертелә. Россия бюджетыннан бүлеп бирелгән акча 9 төбәк онкология диспансерын, шул исәптән безнең Республика клиник онкология диспансерын җиһазландыруга тотылачак. Илкүләм проект буенча республикага 450 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Республика да онкологик хезмәтне үстерү максатына 230 миллион сум бүлеп бирергә ниятли.
Рөстәм Хәсәнов белдергәнчә, Татарстанның илкүләм онкологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү программасына керүе республика өчен зур әһәмияткә ия.
Адель Вафин үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2010 елда 17 онкология бүлеген һәм 53 онкология кабинетын ачу планлаштырыла. 3 онкология бүлеге республикабызның Арча, Буа һәм Чистай районнарында, 4 онкология бүлеге – Казанның 7-нче шәһәр хастаханәсендә, сугыш ветераннары өчен госпитальдә, 1-нче шәһәр сырхауханәсе һәм 18-нче шәһәр сырхауханәсендә ачылачак дип көтелә. Әлеге чаралар яман шеш күзәтелгән кешеләргә урыннарда югары сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Чистай районында илкүләм проект буенча төзелгән Татар Баганасы ФАПы ачылды
"Бу безнең барыбыз өчен дә зур бүләк!": Татар Баганасы авылында яңа ФАП ачылды
Зәй район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр лапароскопик аппендэктомия үткәрелде
Операцияне хирурглар Аптрахимова Ольга Петровна һәм Ихинданов Нәбиулла Мортазали улы башкардылар. Пациент оператив тыкшынудан соң 3 тәүлек узгач, терелеп чыгарылган.
Яңа ел могҗизалары дәвам итә: иң кечкенә геройга ярдәм
Читтә калмаган һәм мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган олы йөрәкле кешеләргә рәхмәт.
Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары өчен яңа ел сюрпризлары
Балаларның йөзләрендәге елмаю – бу игелекле акциядә катнашучылар өчен иң яхшы бүләк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз