12 ноябрьдә Казанда «ИФОда паллиатив медицина ярдәме» дигән Регионара фәнни-гамәли конференция булачак

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Конференция Россия Федерациясендә паллиатив медицина ярдәменең системасын оештыруга һәм үстерүгә булышлык итү максаты белән уздырыла. Оештыручылар: «Россия Паллиатив медицина ассоциациясе» дигән Бөтенроссия җәмәгать оешмасы, А.И.Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медик-стоматологик университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры, Казан дәүләт медицина академиясе һәм «Медицина яшәү сыйфаты өчен» дигән Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.

 Конференциядә түбәндәге көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышыначак:

-          паллиатив медицина ярдәменең принциплары һәм методологиясе;

-          халыкка паллиатив медицина ярдәмен күрсәтү тәртипләре;

-          белем бирү аспектлары һәм паллиатив медицина ярдәменең хезмәте өчен кадрлар хәзерләү.

Конференция түбәндәге график буенча уздырыла: СФО, Иркутск – 10 сентябрь; УФО, Төмән – 25 сентябрь; ҮФО, Рязань – 8 октябрь; ТКБФО, Калининград – 22 октябрь; ИФО, Казан – 12 ноябрь; КФО, Краснодар – 26 ноябрь.

Конференциядә катнашу өчен Идел буе федераль округыннан онкологлар, гомуми практика табиблары, неврологлар, эндокринологлар, ревматологлар, кардиологлар һәм пульмонологлар чакырылалар.

 

Конференция 2015 елның 12 ноябрендә 10:00 сәг. Республика клиник онкология диспансерында булачак. Теркәлү  9:00 башлана.

 

Конференция программасы:

http://www.palliamed.ru/vkpmp_pfo_program.html

Оештыру комитеты: (495) 229-8778,  info@palliamed.ru        www.palliamed.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International