Моның турында республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүген Татарстан Министрлар кабинетында брифинг барышында хәбәр итте. Ул, гомуми үлемнәр саны белән бергә онкология авыруларыннан үлемнәр санының 8% диярлек артуы күзәтелә, дип сөйләде. Шуның аркасында 2016 ел онкология авырулары белән көрәшүгә багышланачак. Министр сүзләре буенча, информацион компания һәр республикада торучыга юнәлдерелә. «Безнең бурычыбыз – Татарстанның һәр йортына керергә», – дип Адел Вафин басым ясый.
Министр ышана – үлемнәр санының арту мәсьәләсе сәламәтлек саклау мәсьәләсе генә түгел.
«Әгәр дә 2014 елда без, һәр 45нче республикада торучы авырый дип сөйләгән булсак, 2015 елның нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч – һәр 43нче торучысы. Татарстанда ел саен яман шешле авыруларның 16 000 артык яңа очрагы ачыклана. Алар арасында хатын-кызлар 52 % тәшкил итә, ә ирләр – 48 %. Яман шеш ул приговор түгел, ә диагноз», – дип Татарстан сәламәтлек саклау министры йомгаклады.
Узенең чыгышында Адел Вафин яман шешне профилактикалауның 10 кагыйдәсен билгеләде.
Татарстанның һәм ИФОның баш онкологы, КДМА ректоры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Хәсәнов үз чиратында «Бүген һәр кеше үзенә ясый алган әйбер – бик мөһим. Бик яхшы мөмкинлек – өлкән халыкны диспансерлаштыру», – дип билгеләде.
Республика онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология хезмәтенең структурасы турында сөйләде.