«Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) Ачык региональ чемпионатының җиңүчесе Александра Крайнова Саранск шәһ. 13 апрельдән башлап 16на кадәр булачак чемпионатның Округ этабында катнашачак. Исегезгә төшерәбез, «Казан ярминкәсе» ААҖдә 6–9 апрельдә Татарстан Республикасының 2016-чемпионаты узды. «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча Казан шәһ., Яр Чаллы шәһ., Түбән Кама шәһ. һәм Бөгелмә шәһ. медицина көллиятләреннән һәм училищиләреннән 6 студент катнашты.