Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча, модульле подстанцияләрне эшләп чыгару серияле булырга тиеш. «Бу проект буенча Севастополь – алдан баручы. Модульле подстанцияләр яңа микрорайоннар өчен яхшы чишелеш. Бу проект тиражланачак, дип ышанам. Татарстан аны куллана башлыячак, башка регионнар да», – Вафин ТАСС интервьюсында әйтте.