Мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Милли донор көне Россиядә ел саен 20 апрельдә билгеләнә. Бу көнне Татарстанда игълан ителгән «Игелекнең язгы атнасы» чикләрендә «ТР ССМ РКҮ» ДАССОда һәм Яр Чаллы шәһ., Түбән Кама, Әлмәт һәм Иннополис шәһәре филиалларында «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы белән бергәләшеп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгы булышлыкларында донор акцияләре узачак.