Коммерцияле булмаган оешмаларның игътибарына!

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

2016 елның 5нче апреленнән булган 68-рп номерлы РФ Президенты әмеренә ярашлы 2016 елда коммерциясез хөкүмәт тарафында булмаган оешмаларга грантларны бирү буенча ачык конкурсның беренче этабында катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.

Конкурс 2016 елның 16 декабренә кадәр 4 этапта уздырылачак, бүленгән субсидиянең гомуми күләме 4,59 млрд сум тәшкил итә.

Конкурс документлары, шул санда катнашучыларга таләпләр, гаризага һәм бөтен аңа теркәлүче докуменларга таләпләр,  гаризаларны кабул итү урыны һәм вакыты  Россия Федерациясе Җәмәгать палатасының бердәм мәгълүматый порталында: http://grants.oprf.ru/grants2016-1/, шулай ук грантооператорлар сайтларында урнаштырылганнар.

Хәзерләнгән гаризалар турында мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Larisa.Kurilenko@tatar.ru электрон адреска җибәрергә сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International