2016 елның 20 апрелендә «Студенческая» сырхауханәсе хезмәткәрләре (эпидемиологлар, инфекционистлар) Казан шәһ. студентларның тулай торакларында «Талпан энцефалиты һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк вакытында профилактик чаралар» темасына лекциләр сериясен уздырдылар. Язгы-җәйге сезон җитү белән талпан энцефалиты һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән йогышлануның куркынычлыгы арта. Бу вируслы йогышларның төп таратучылары – иксод талпаннары һәм тычкансыман кимерүчеләр. Бу авырулар аларның дәвамы авырлыгы, өзлегүләр рискы һәм нервлар системасының зарарланулары белән аерылып торалар. Лекцияләр барышында шушы вируслы йогышлар белән авыручылар санының статистикасын белдерделәр, йогыш юллары һәм профилактика чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук тире авырулары, аерым алганда «кырчын тимрәү» дип билгеле булган микроспорияләр темалары кагылып кителде. Студентлар мәгълүматны кызыксыну белән тыңладылар һәм лекцидән соң табиблар аларны кызыксындыручы сорауларга җавап бирделәр.