Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Н.А.Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлекнең Милли ФТИ» ФДБФОсы белән бергәләшеп 2016 елның 25–26 апрелендә федераль, региональ, муниципаль медицина оешмаларының җитәкчеләре өчен «Медицина оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү: теория һәм практика – ДПО-2016» дигән Беренче махсуслаштырылган конференцияне уздыра.
Конференция программасында хәзерге заман шартларында медицина оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрүнең иң көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырылган.
Конференция форматы пленар утырышны, секцион утырышларны, фәнни-гамәли симпозиумнарны, гамәли кейсларны, күргәзмәне үзенә кертә.