26 апрельдән башлап 29на кадәр Казанда халыкны иммунизацияләү мәсьәләләре буенча «кайнар» линия эшлиячәк

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Ел саен апрельдә бөтен Европа  регионы буенча Иммунизациянең Европа атнасы  (ИЕА) билгеләнә. 2016 елда ИЕА «Иммунизациянең кимчелекләрен бетерергә» девизы астында уза. Аның максаты – йогышлы авыруларның профилактикасында һәр кеше мохтаҗ була дип аңлаудан кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунизация әһәмиятлеге турында халык хәбәрдарлыгын күтәрергә. ИЕА бурычы – халыкны прививкалар белән чолгап алуны арттырырга.  БССОның глобаль темасына туры китереп ИЕА -2016 Европа регионында кызамык һәм кызылча белән авыручылар санының шартлары турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлек кебек кулланырга тиеш. 26 апрельдән башлап 29на кадәр ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе халыкны иммунизацияләү мәсьәләләре буенча «кайнар»  линиянең эшен оештырачак. Иммунизацияләү мәсьәләләре буенча 2381533 номерлы телефон буенча (9.00 башлап 18.00 сәг. кадәр) шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International