«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә» Иммунизациянең Европа атнасы чикләрендә мәгълүматый программа башланды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бүген «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда  Иммунизациянең Европа атнасы чикләрендә «Иммунизациянең кимчелекләрен бетерергә» девизы астында фәнни-популяр лекцияләрнең циклын, Милли календарь чикләрендә прививкалы булмаган һәм авырмаган   кешеләргә профилактик прививкалар үткәрүне үз эченә алучы мәгълүматый программа башланды. «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССО пациентлары «ОРВИ һәм грипп профилактикасы» темасы буенча лекцион материаллар белән таныштылар. Сырхауханәнең табиблары гриппка каршы сезон вакцинациясен үз вакытында уздыру кирәклеге турында аңлаттылар, шулай ук борын куыгының гигиенасына өйрәттеләр. Студентлар борын юлын юдыру процедурасын үзләре үткәрделәр һәм  бу дәвалау-профилактик чарага югары бәя бирделәр. Шуннан башка профилактик прививкаларның Милли календаре чикләрендә IT-лицейның укучылырына вакцинация уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International