2016 елның 24 апрелендә дзюдо буенча Европа чемпионатының финал көрәшләре булды. Чемпионатның байрагы чираттагы Чемпионат узадырылачак Варшава шәһәренең вәкиленә тантаналы тапшырылды. 19 апрельдән башлап 25нә кадәр Казан 46 илдән 394 спортсменны кабул итте. «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның медицина хезмәткәрләреннән гыйбәрәт булган спорт медицинасының биш мобиль бригадасы һәм Ашыгыч медицина ярдәменең ике бригадасы 4 татамида һәм «ТАТНЕФТЬ АРЕНА» СКның күнегү залында спортсменнарга медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин иттеләр.