«Студенческая» сырхауханәсе кешеләргә игелекне бүләк итә

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның үзенең иске гадәте бар – игелекне һәм күңел җылысын бүләк итү гадәте. Һаман медицина ярдәме генә кирәк булмый, ә ешрак игътибар күрсәтү дә җитәрлек була. Һәм безнең хезмәткәрләребез һәр кешегә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Бу матур язгы көннәрдә без әбисе белән торган кечкенә ятим  кызны бүләкләр белән шатландыра алдык. Шулай ук куркыныч сугыш елларын кичергән буын – өлкән буын да безнең игътибардан читтә калмады. Студентлар сырхауханәсендә озак еллар эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган безнең коллегабыз бездә бөтен кирәкле медицина тикшерүләрен үзды. Ул игътибар һәм кайгырту өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм шундый шартларда медицина ярдәмен алырга мөмкинлекләре булган студенлар өчен шатланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International