Үзбәкстан Республикасыннан табиблар РКХнә килеп киттеләр

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә Үзбәкстан Республикасыннан (Ташкент шәһ.) травматологлар-ортопедлар һәм вертеброневрологлар килеп киттеләр. Делегация составында Казан шәһ. 13–14 майда узачак  «Артрозларны дәвалау. Буынны алмаштырудан башка бөтенесе» дигән Дисциплинарара фәнни-гамәли конференциянең катнашучылары килделәр: Мусаев Р.С., Кочкартаев С.С. һәм Умаров Ф.Х. Кунаклар республика клиникасының, аерым алганда, республика фәнни-гамәли травма үзәгенең эшчәнлеге белән танышырга килделәр.

РКХнең мөмкинлекләре белән танышудан соң табиблар өчен Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенә визит оештырылды һәм симуляцион үзәкнең эше тәкъдим ителде. Үзәкнең югары технологияләре һәм белем бирү программасы белән «Медицина фәне үзәге» дигән медицина симуляторларының Региональ инжиниринг үзәгенең генераль директоры Вәлиев А.А. таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International