Бүген Казанда, Богатырев ур.,1 буенча дары заводының корпусында янгын булды. Янгын нәтиҗәсендә, 11.00 сәгатькә хәл буенча 4 зыян күргән кеше хастаханәгә тапшырылды. Казан шәһ. АМЯС бригадалары 3 зыян күргән кешене РКХнә китерделәр: 2 – авыр хәлдә, РКХнең пешү бүлегенең реанимация һәм интенсив терапия палаталарында яталар, 1 – уртача авыр хәлдә. 1 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. ГТХ урынында РҺМҮнең 2 бригадасы, АМЯСның 8 бригадасы эшли.