Сарман районында үлем нәтиҗәсе белән ЮТҺ булды

2016 елның 9 августы, сишәмбе

2016 елның 8 августында 18.25 сәг. Сарман районында  Җәлил-Әлмәт автоюлының 2нче км ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шул санда 2 бала. Бер кеше ашыгыч  медицина ярдәме килгәнче үлде. ЮТҺ урынына Җәлил район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. ЮТҺ урынына өстәп Әлмәт шәһ. ашыгыч  медицина ярдәме станциясенең фельдшер бригадасы һәм Сарман РҮХнең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы килделәр. Бер бала авыр хәлдә, хатын-кыз һәм бала уртача авыр хәлдә Әлмәт шәһ. Медсанчастенә тапшырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International