Казанда педиатрик реабилитация буенча конференция узачак

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә Казанда Россия катнашуы белән V Региональ (Идел буе) фәнни-гамәли  «Педиатрик нейрореабилитация – Казан 2016» дигән конференция узачак.

Табиблар балалар  неврологлары, педиатрлар, реабилитологлар, гомуми практика табиблары, дәвалау физкультурасы табиблары, ортопедлар, психотерапевтлар, психологлар, логопедлар, социаль эш буенча белгечләре катнашырга чакырылалар. Конференция нерв системасының зарарланулары белән балаларга медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын камилләштерү максатында уздырыла.

Конференция эшендә Мәскәүнең, Санкт-Петербургның, Казанның әйдәүче белгечләре катнашалар.  Конференция прграммасы белән ссылка буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International