Өлкәннәр көнен Казанның 7нче номерлы ШКХдә бәйрәм иттеләр

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 29 сентябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы концерт булды. Актлар залында татар эстрада артистлары Россия һәм Татарстан халык артисткасы Венера Әхәт кызы Ганеева башлыгында хастаханәнең өлкән хезмәткәрләрен котладылар. Артистларга кушылып медицина көллиятен тәмамлаудан соң 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен үзенең эше урыны дип сайлаган хастаханәнең яшь хезмәткәрләре дә җырладылар. Нәкъ бүген аларны һөнәргә багышлау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International