Түбән Кама медицина көллиятендә Өлкәннәр көненә багышланган «Зирәклек көне» бәйрәме узды. Ветераннар өчен бәйрәм ашы оештырылды, һәр ветеранга бүләкләр, чәчәкләр, рәхмәт хаты һәм Түбән Кама медицина көллиятенең 50-еллык юбилеена багышланган китап тапшырылды.