«Көмеш чәч яшенең» бәйрәмен бүген хаклы ялда булган Түбән Кама медиклары билгеләделәр. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртүе техникумы җирлегендә алар өчен концерт оештырылды. Үзенең коллегаларын Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Венера Рәхимова бәйрәм белән табрикләде. Ул аларга ныкъ сәламәтлек һәм озын гомер теләде.