Дөньяда 2016 елның 13 октябрендә Бөтендөнья тромбоз көнен билгелияләчәкләр. Россиядә инде бишенче тапкыр уздырылган масштаблы «ХНМ (МНО) көне» (ХНМ – халыкара нормалаштырылган мөнәсәбәтләр) дигән социаль акция шушы көнгә туры китерелгән. Бу елда анда Россиянең 22 шәһәреннән 43 медицина оешмасы, шул санда Казан да, катнаша. Акция Россия кардиология җәмгыяте булышлыгында уза һәм тромблар барлыкка килү рискын киметү өчен антикоагулянтларны кабул итүнең һәм кан оюын үз вакытында тикшерүнең мөһимлегенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын тартырга чакыра.