Иннополиста РКХнең дәвалау-реабилитацияләү үзәгенә ТР ММИФ делегациясе килеп китте

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Иннополис шәһ. Республика клиник хастаханәсенең Медицина үзәгенә бүген Татарстан Республикасы Мәҗбури медицина иминияте фондының (ТР ММИФ) делегациясе килеп китте.

Делегация Татарстан Республикасы Мәҗбури медицина иминияте фондының Территориаль фонды (ТР ММИТФ) директоры  Мифтахова А.М. һәм директор урынбасары Зәкәриев Г.К. башлыкларында килде. Кунакларны РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф., баш табиб урынбасары Хәйруллов А.С, үзәкнең җитәкчесе Багаутдинов А.В. һәм җитәкченең урынбасары Муртазин А.И. каршы алдылар. Алар кунакларны яңа медицина үзәге һәм аның мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Фонд җитәкчеләре үз коллегаларына җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерделәр һәм яңа үзәктә яхшы эш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International