«Галиҗәнап теш щеткасы» акциясе Иннополиста узды

2016 елның 7 октябре, җомга

Казан шәһ. 5нче Балалар стоматология сырхауханәсенең хезмәткәрләре һәм КДМУның «Сәламәт елмаю» волонтерлары Иннополис шәһәренең мәктәбенә килеп киттеләр. Балаларны авыз куышлыгы гигиенасына һәм макетларда дөрес теш чистартуына өйрәттеләр, шулай ук авыз куышлыгын түләүсез профилактик тикшерүне уздырдылар. Очрашу ахырында укучыларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International