Казан шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальдә Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган тантаналы чара булды. Стационар дәвалауда госпитальдә хәзер 183 өлкән яшьтәге пациент ята. Пациентларга тәбрикләү сүзләре белән ТР Ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының Республика советы рәисе Х.Г.Иштирәков мөрәҗәгать итте.