ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективларын Россия ГТХМ психологик хезмәтенең «Экстремаль хәлләр психологиясе. Теория һәм практика» дигән фәнни-гамәли конференциясе чараларын оештыруда һәм уздыруда актив катнашу өчен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр Рафис Хәбибуллин исеменнән рәхмәт хатлары белән билгеләделәр.