Балаларда стоматологик авыруларның профилактикасына юнәлтелгән «Галиҗанәп теш щеткасы» акциясе бүген Казан шәһ. 24нче номерлы балалар бакчасында узды. Нәстә ашарга файдалы һәм ничек дөрес теш чистартырга – моның турында балалар Казан шәһ. 5нче номерлы стоматология сырхауханәсе хезмәткәрләреннән һәм КДМА (балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы) ординаторларыннан белделәр.