Рейтинг беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүче участок терапевт-табиблары һәм гомуми практика табиблары арасында ясалды.
Рейтинг төзү нәтиҗәсендә терапевт-табибларының Топ-500 бирелде, анда Татарстанның 19 белгече дә керде. Ул Яр Чаллының, Әлмәтнең, Түбән Каманың, Арчаның, Казанның һәм Азнакайның медицина хезмәткәрләре.