Казанда алтынчы тапкыр иң яхшы педиатрны сайлыячаклар. «Минем яраткан балалар табибы» халык премиясе башлана. Сайлау www.bestpediatr.ru сайтында үткәреләчәк. Шулай ук табибларга ярдәм итү өчен балалар иҗаты кабул ителә: тематик фоторәсемнәр, сүрәтләр һәм видеосюжетлар, ул җыелмада шулай ук конкурсант рейтингларына тәэсир итә.