«Корстон» КСККда конференцияне Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев ачты. «Без халыкара стандартларга карыйбыз һәм эксперт тикшерүләр ясыйбыз: безнең республикабызның сәламәтлек саклау системасы нинди хәлдә тора. Мэйо Клиникасы – безнең өчен үрнәк. Без беренче адымнарны гади гына ясамыйбыз, без инде актив эшлибез. Безгә Мэйо Клиникасы коллегаларыбыздан дус күрсәтеп бирүләр дә кирәк. Аларның ярдәмендә без кыска вакыт эчендә яңа стандартлар буенча эшли башлый алабыз», – дип билгеләде ул.