Казан дәүләт медицина университетының актлар залында махсус рәвештә булачак әниләр һәм бәбиләр өчен La Primavera оркестры башкаруында классик музыка яңгырады. Репертуар акушерлар-гинекологлар белән сайланды. Концертта йөклелеккә һәм бала табуга уңайлы тәэсир итүче Моцарт, Штраус, Сәйдәш һ.б. әсәрләре яңгырадылар.