Бүген 15.00 сәг. Яр Чаллының М. Җәлил исемендәге үзәк шәһәр китапханәсендә сөт бизе яман шешен дәвалауның иң яңа технологияләренә багышланган «Онкологик пациент мәктәбе» булачак. Чара Халыкара сөт бизе яман шешенә каршы көрәшү аена туры китерелгән.