2016 елның 24 октябреннән башлап 30на кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8053 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1220 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6342 – төрле авыруларга, шул санда 159 инсультка һәм 54 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 100 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 954 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 52 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 58 кеше зыян күрде, алардан 35 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 30 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 105кә кимеде (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 10га, көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә, бала табулар буенча – 6га артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 1гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 4кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 73кә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.