«Хатын-кызлар турында бөтенесе» – Казанда гинекология, акушерлык һәм перинатология мәсьәләләре турында фикер алышалар

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Казанда халыкара катнашуы белән «Хатын-кызлар турында бөтенесе-2016» дигән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. 2016 елның 1–2 ноябрендә Россия һәм чит ил белгечләре гинекология, акушерлык һәм перинатология мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Әйдәүче спикерлар булып Швейцариядән профессор Йоханнес Битцер, РУДН медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү факультетының гинекология, акушерлык һәм репродуктив медицина кафедрасы профессоры, РФА эксперты Галина Дикке чыктылар. Конференция чикләрендә мастер-класслар, лекторийлар узалар.

Конференция оештыручылары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББО, Universitäts-Frauenspital Basel, Switzerland, ТР Акушерлар-гинекологлар җәмгыяте, «Булышлык» ХАПҮ АКБО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International