Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8 300 артык чакыру үтәде

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 31 октябреннән башлап 6 ноябренә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8341 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1089 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6615 – төрле авыруларга, шул санда 156 инсультка һәм 57 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 101 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 998 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, алардан 13 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 19 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 288гә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә).   Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 14кә,  янгыннар буенча –  11гә, инсультлар буенча 3кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 131гә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International