АКШ һәм Ирландиядән әйдәүче галимнәр медицина биологиясе, онкоиммунология, наномедицина өлкәләрендә тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 14–18 ноябрендә Казан дәүләт медицина университетында  медицина биологиясе, онкоиммунология, наномедицина өлкәләрендә әйдәүче галимнәрнең ачык лекцияләре узачак. Питтсбург университетының (АКШ) әйләнә-тирәдәге мохит һәм хезмәт гигиенасы кафедрасы профессоры Валериан Каган, Питтсбург университетының (АКШ) патология һәм иммунология кафедрасы профессоры Майкл Шурин һәм Тринити-көллиятенең (Ирландия) молекуляр һәм трансляцион медицина кафедрасы профессоры Юрий Волков үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

Лекцияләр уздыру урыны: Казан шәһ., Бутлеров ур., 49, Актлар залы (3нче кат)

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 236-77-44

Лекцияләр рус телендә узачаклар. Бөтен теләүчеләр чакырылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International