Казанда ИФО дерматовенерологларының һәм косметологларының конференциясе үз эшен башлады

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының конференциясе ачылды. Конференциядә махсуслаштырылган ярдәм күрсәтүне оештыру, дерматоз белән авыручыларга югары технологияле медицин ярдәме, дерматовенерологиядә һәм косметологиядә мәгълүматый һәм телемедицина технологияләр, дерматологиядә һәм  косметологиядә тире патологиясе диагностикасының һәм  тикшерүнең инвазив булмаган алымнар, дерматозларның һәм җенси юллардан тарала торган йогышлар белән авыруларның диагностикасына һәм дәвалауга клиник киңәшләр, косметология, яшькә каршы һәм эстетик медицина турында фикер алышалар.

Конференциядә 350 артык белгечләр катнашалар: тире-венерологик диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедраларының җитәкчеләре һәм белгечләре, практик табиблар – ил регионнарының дерматовенерологлары.  Конференция 2016 елның 11 ноябренә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International