Бүген (02.12.2016) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2016 елның 5 ноябреннән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу протоколын башкару өчен Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны тартып китерү мәсьәләләре буенча 13нче эш төркеменең беренче утырышы булды. Эш төркеме утырышы видеоконференция тәртибендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы 7нче чакырылышының депутаты, бюджет һәм налоглар буенча комитетның бюджеттан тыш фондлар буенча подфонды рәисе Айрат Фәррахов рәислегендә узды. Эш төркеме утырышында 2013–2020 елларына «Сәламәтлек саклау үсеше», 2013–2020 елларына «Фармацевтик һәм медицина сәнәгатенең үсеше», 2013–2020 елларына «Гражданнарга социаль булышлык күрсәтү», 2013–2018 елларына «Федераль милке белән идарә итү», 2013–2020 елларына «Дәүләт финанслары белән идарә итү һәм финанс базарын тәртипкә салу» кебек федераль дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда 2017 елда Татарстан Республикасы катнашуының көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерделәр.