Бүген көндез Әлмәт – Акчуба автоюлының 12 км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде. Аларның икесе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медик-санитар частенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясенең фельдшер бригадасы чыкты.