2016 елның 12 декабрендә 12.00 башлап 20.00 сәг. кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә туры китереп Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм урынлы үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кабул итү Казан, Островский ур., 11/6В адресы буенча узачак. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне чишү керә:
1.мәҗбури медицина иминиятенең территориаль программасын кертүче гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү гарантияләре;
2.Татарстан Республикасы медицина оешмаларында беренчел медицина-санитария ярдәмен, махсуслаштырылган, шул санда югары технологияле медицина ярдәмен, ашыгыч, шул санда ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәмен һәм паллиатив медицина ярдәмен Татарстан Республикасы халкына күрсәтү;
3.медицина ярдәмен күрсәтү вакытында дару перпаратлары, дәвалау ашауның махсуслаштырылган продуктлары, медицина эшләнмәләре, дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация матдәләре белән тәэмин итү.
Кабул итүгә алдан язылырга (843) 231-79-20, 231-79-87 телефон буенча була.