Әлмәт районында ЮТҺ

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген Әлмәт районында Казан – Оренбург автоюлында ЮТҺ булды. Өч җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күрде, аларның берсе ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче  һәлак булды. 6 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә «Татнефть»  ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенә тапшырылды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International